Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында катнаша

09.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә.

Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы Нефть саммитында катнашу. Көн тәртибендә – «2021 елгы ягулык-энергетика комплексының глобаль көн тәртибе контекстында тотрыклы үсеш».

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясе белән танышты, анда «Татнефть» төркеме, шулай ук аның партнер компанияләре стендлары урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, саммит кысаларында «2021 елгы ягулык-энергетика комплексының глобаль көн тәртибе контекстында тотрыклы үсеш» панель дискуссиясе узачак. Фикер алышу өчен төп темалар – Тотрыклы үсеш өлкәсендә бизнес өчен яңа өндәүләр һәм мөмкинлекләр, нефть-газ бизнесын декарбонизацияләү, перспектив технологияләр – карбонат эзен киметүгә юнәлеш, ягулык-энергетика комплексында циркуляция икътисады, үсеш стимуллары, нефть-газ бизнесында ябык цикл икътисадына күчү проблемасын хәл итү, тотрыклы үсеш контекстында инновацион бизнес-фикерләү.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы планлаштырылган. Спикерлар арасында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Статс-секретарь – Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге фәнни җитәкчесе Олег Синяшин һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, саммит кысаларында Hackathon Oil Tech Challenge 2021 икенче Халыкара нефть-газ яшьләр форумы да узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.