Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә реконструкция мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

08.07.2021

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә реконструкция мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Ул Казан Кремлендә урнашкан урыннарны реконструкцияләү барышы белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын - Ушкова йортын карады (элек бинада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе - Кремль ур., 33 урнашкан иде).

Аңлатмаларны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова бирде.

Рөстәм Миңнехановка федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын - Ушкова йортын җайлаштыру концепциясен эшләү турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Ушкова йортын элеккеге кыяфәтенә китерү эшләрен башкарырга кушты. Моннан тыш, бүген үк бинаны, шул исәптән иҗтимагый киңлекне алга таба файдалану вариантларын уйларга кирәк, диде Татарстан Президенты.

Күчмә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте