Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авырулар ситуациясе контрольдә

10.07.2021

 

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авырулар ситуациясе контрольдә тотыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Covid-19 профилактика чаралары арасында Рөстәм Миңнеханов халыкны вакциналаштыруны атады һәм республикада моның өчен бөтен шартлар тудырылганын хәбәр итте. 153 вакциналаштыру пункты эшли, шул исәптән 62се мобиль пункт. Күчмә вакцинация, хезмәт коллективларында эшләү кебек формалар да уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

10 июльгә республикада яңа коронавирус инфекциясеннән 655 178 кеше прививка ясатылган, ягъни 35,7%.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.