Рөстәм Миңнеханов һәм Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова Казанның дуенлы утырым кырларында булдылар

14.07.2021

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова Татарстанга эш сәфәренә. «Казан» халыкара аэропортында ведомство башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова шәһәр чистарту корылмаларының дуенлы утырым кырларында булдылар. Дуенлы утырым кырлары 100 гектарга якын мәйданны били һәм Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасына якын урнашкан, шуның белән су объекты өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Бүген дуенлы утырым кырларын рекультивацияләүгә әзерлек бара. Әлеге эшне «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проектының «Идел елгасына куркыныч тудыручы тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча оештыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында 2021 елдан башлап чараны гамәлгә ашыра башлау мәсьәләсе карала. Үткәрелгән рекультивация нәтиҗәләре буенча, су мәйданчыклары шәһәрнең киләчәк үсеше өчен экологик куркынычсыз территориядән торачак.

«Бу бик дөрес тарих. Сез Мәскәүдән соң икенче булып мондый зур проектны гамәлгә ашырасыз. Мин Татарстанның һәрвакыт алдынгылар рәтендә баруын беләм. Сезнең үрнәк объектыгыз бар, мин ышанам, сез аны яхшы итеп эшләрсез. Безнең мәнфәгать бер – моның максималь рәвештә сыйфатлы башкарылуы", - диде Светлана Радионова.

Шулай ук Татарстан Президенты һәм Росприроднадзор башлыгы ләм утырымнарын яңа термомеханик эшкәртү цехында булдылар. Технологик процесс утырымны алга таба югары температуралы барабан белән киптереп зарарсызландыруны күздә тота. Объектның җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 2500 куб. м (утырым буенча 96%). Технология термоутильләштергәннән соң тәүлегенә 100 тоннага кадәр гранулалы матдә алырга мөмкинлек бирә. Әлеге матдәне соңыннан сәнәгатьтә дә, шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә дә кулланырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.