Татарстан Президенты Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова белән очрашты

14.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.

Очрашу барышында яклар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук Түбән Камада лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәген булдыру турында фикер алыштылар. Лаборатория структурасы табигый һәм агып чыккан суларны, атмосфера һавасын, индустриаль ташлауларны һәм туфракны тикшереп тору секторын үз эченә ала. Лабораторияне булдыру Түбән Кама сәнәгать төенен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Светлана Радионовага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Иртәгә, 15 июльдә, Светлана Радионова Түбән Кама, Әлмәт һәм Азнакай районнарында берничә объектта булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.