Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган берничә объектны карады

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган берничә объектны карады.

Беренче объект Казансу яр буенда урнашкан элеккеге «Парус» рестораны бинасы булды. Биредә иҗат һәм фәнни лабораторияләрне, музей экспозицияләрен, күргәзмә киңлекләрен берләштерәчәк яшьләр өчен белем бирү үзәген урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов бинаның өске өлешендә манзара мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсен хшл итәргә йөкләде.

Аннары ТР Президенты элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасында булды. Рөстәм Миңнеханов фабриканың төп бинасын опенспейс форматында заманча киңлеккә әверелдерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Шулай ук бүген Президент ике медицина объектын - Республика клиник туберкулезга каршы диспансерын һәм Реабилитациләү травматология үзәген карады. Рөстәм Миңнеханов биналарның халәтен тикшерде, табиблар һәм пациентлар өчен барлык кирәкле шартлар булдырып, биналарны тиешле хәлгә китерергә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.