Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Төркем структурасына дөньяның төрле илләрендәге 11 компания керә. Ел саен «Картли» 400 мең тоннадан артык продукция төяп озата. 2020 елда компаниянең табышы 31 млрд. сумнан артык.

Очрашу кысаларында полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев