Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерү барышын карады

14.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында (Фрунзе ур., 15 һәм 17) ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Төзекләндерү эшләре «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алып барыла. Планда җәяүлеләрнең уңайлылыгына аерым игътибар бирелгән. Йортлар буйларында яңа куркынычсыз тротуарлар ясалган, бөтен ишегалды территориясе комплекслы рәвештә яктыртыла.

Рөстәм Миңнехановка эшләрнең агымдагы этабы турында сөйләделәр. Бүген күп функцияле балалар мәйданчыгын төзекләндерү һәм юлларны төзекләндерү дәвам итә. Шулай ук проектта заманча урам җиһазлары һәм велопарковка урнаштыру каралган. Төзекләндерү эшләрен бу елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

ТР Президенты башкарыла торган эшләрнең сыйфатын игътибар белән күзәтергә һәм программаны гамәлгә ашыруның барлык этапларында биредә яшәүче кешеләр ихтыяҗларын исәпкә алырга өндәде.

2021 елда республикада барлыгы 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 223е Казанда. «Безнең ишегалды» программасының агымдагы елга гомуми бюджеты - 8 млрд.сум.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.