Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы Нефть саммитында катнашу. Көн тәртибендә – «2021 елгы ягулык-энергетика комплексының глобаль көн тәртибе контекстында тотрыклы үсеш».
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә реконструкция мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Ул Казан Кремлендә урнашкан урыннарны реконструкцияләү барышы белән танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын - Ушкова йортын карады (элек бинада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе - Кремль ур., 33 урнашкан иде).
Бүген Татарста Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә үзәк боҗра автомобиль юлы участогын ачу тантанасында катнашты.
Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рәсми Татарстан сайтында 2021 елның 9 июлендә психологик проблемалар кысаларында ата-аналар һәм балалар өчен чираттагы туры эфир оештырылачак.
Эфир 14.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «21 гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәненең инновацияләре» дигән темага "түгәрәк өстәл" утырышында катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Сәламәтлек саклау системасын ныгыту, яман шеш авыруларына каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының уң ярында территорияне үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр.
Очрашу Казан Ратушасында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында чарага чит ил һәм Россия архитектура бюролары вәкилләре дә кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышында катнаша.
Президиум карары нигезендә, утырышның көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә барышында бүгенге көндә төзелеш эшләре барган юллар төзелеше объектлары каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Күчмә киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмә барышында юллар төзелеше объектлары каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган авылым» милли комплексында булды.
Ул «Туган авылым» комплексы территориясендәге структур объектлар белән танышты, Әлфия Авзалованың иҗат үзәгендә булды.