Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Көне алдыннан район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында коронавируска каршы көрәш шартларында катлаулы эш башкарулары өчен медикларга рәхмәт белдерде. «Ковидка бәйле вәзгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы хәл итә моны. Бүген без хастаханәләргә яңа машиналар тапшырабыз. Бу автомобильләр медицина хезмәткәрләренең мобильлеген җитди күтәрәчәк һәм гражданнарга оператив рәвештә кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Халыкның сәламәтлеген саклау – хакимият органнары өчен өстенлекле бурыч», - дип өстәде ТР Президенты.
Район үзәк хастаханәләре авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 60 автомобиль алды. Исегезгә төшерәбез, 2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чикләрендә санитар автотранспортны яңадан җиһазландыру 2021 елда программа кысаларында «Lada Largus» базасында 370 «Медицина хезмәте» автомобиле һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус сатып алынды.