ТР Төзелеш министрлыгы: Республика капиталь ремонт программалары 85%ка үтәлгән

28.08.2021

Республика капиталь ремонт программалары 85%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2021 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы эшләр 85% тәшкил итә. Быел Татарстан шундый 27 программаны гамәлгә ашыра. Аларга 3,5 мең объект керә. Программалар бюджеты – 23 млрд. сумнан артык. Хәзерге вакытта алты программаны гамәлгә ашыру тәмамланган – бу 387 млн сумлык 83 объект.

Гамәлгә ашырыла торган программалар буенча хәл түбәндәгечә. Мәгариф өлкәсендә өч программа гамәлгә ашырыла – бу 413 объект, шуларның 384е инде тәмамланган. Тулаем алганда, эшләр күләме 98%ка үтәлгән. Шуларның иң зурысы тирек белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы. Бүгенге көндә барлык 10 коррекцион мәктәп буенча, белем бирү учреждениеләрендә 116 функциональ зоналарны ремонтлау буенча эшләр тәмамланган. 32 гомуми белем бирү мәктәбенең бары тик 1се генә эштә кала. Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. Эшләр уку елы башланганчы тәмамланачак.

Мәгариф объектларында уңайлы мохит булдыру буенча эшләр кысаларында, шулай ук, Саба районында 4 нче балалар бакчасының соңгы объекты тәмамланып килә. ТМЭ 96%ка үтәлгән.

Балалар бакчаларын ремонтлау буенча 49 объектның 11е эштә кала. Үтәлеш 99% тәшкил итә.

Мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру программасы буенча 196 объектның 188е файдалануга тапшырылган, 8е эштә кала. Программаны үтәү 99% тәшкил итә.

Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча 94%ка үтәлгән. 3 объект эшләнә, 2се төгәлләнгән.

Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 18 объектның 5се тәмамланган, 13ендә эшләр дәвам итә. Күләме 77%ка башкарылган.

Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасына кертелгән 9 объект ремонтланырга тиеш. Аның буенча эшләр 51%ка башкарылган. Бер объектта төзелеш эшләре тәмамланган.

Алты объект 2021 елгы балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасына керә. Ике объектта эшләр тәмамланган, 4сендә эшләр дәвам итә. Төзелеш эшләре 84%ка башкарылган.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы паспортында каралган 9 объектның 5се дә тәмамланган. Дүрт клуб эштә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 73%ка үтәлгән.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 18 объектның 10сы эштә кала. Эшләр күләме 91%ка башкарылган.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы 95%ка үтәлгән. 3 объект эшләнә, 8 объект тәмамланган.

Мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасының үтәлеше 98% тәшкил итә. Программага кертелгән 6 объектның дүртесе тәмамланган, 2 объект тәмамлану этабында.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт программасы. Төзелеш буенча – 96%. 25 объект тәмамланган, 4 объект ремонтлана.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 8 объектның 3се төгәлләнгән. Бишесе эштә. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 71% тәшкил итә.

13 муниципаль районда «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модуль котельныйларын һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру» программасы тормышка ашырыла. Гомумән алганда, программа буенча төзү-монтаж эшләре 87 %ка башкарылган.

«Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасы буенча бакчачылык ширкәтләрендә 61 скважина торгызыла һәм калдыкларны җыю өчен 30 мәйданчык төзелә. Программа кысаларында эшләр тиешенчә 67%ка һәм 96%ка башкарылган.

«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы буенча башкарылган эшләрнең күләме 78% тәшкил итә. Бу атнада Кайбыч районы үз эшен тәмамлады. Шулай итеп, 13 район программаны тормышка ашыруны төгәлләде. Тагын 32 район программа чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

"Урам утларын торгызу" программасы буенча план 94%ка үтәлгән. Бу атнада эшләр алты районда тәмамланган. Эшләрне тагын 3сендә – Теләче, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә тәмамларга кала.

«Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру» программасы кысаларында төзү-монтаж эшләре 96% тәшкил итә.

Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 1035 объект кертелгән. Быел программаны финанслау күләме 7 млрд. сум тәшкил итә. Дәүләт торак фонды ДМС мәгълүматларына караганда, 5 млрд.387 млн. сум үзләштерелгән, ягъни программаның еллык лимитыннан 77%ы.

Алексей Фролов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю һәм предприятиеләрнең һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары булуы турында аерым хәбәр итте. Июль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю Татарстан буенча уртача 101,4 % тәшкил иткщн. Бу узган ел күрсәткеченнән 3,9%ка кимрәк. Гыйнвар-июль айларында түләүләр җыелу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9%ка арткан һәм 98,1% тәшкил иткән. Уртача еллык күрсәткеч 99,2 % тәшкил итщ, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3%ка артыграк. Әмма 31 муниципаль берәмлек еллык җыемның уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк булуын күрсәтте. 14 муниципалитетта республика буенча уртача күрсәткечтән артып китә.

2021-2022 елгы җылылык бирү чорына әзерлек кысаларында бүгенге көндә 3 мең 210 котельный әзерләнгән, бу 98% тәшкил итә. Атна эчендә динамика – 7%. Шул ук вакытта 7 муниципаль берәмлек буенча күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Мәгариф объектлары буенча – 98%, сәламәтлек саклау объектлары буенча – 99%, мәдәният объектлары буенча – 99%, социаль яклау объектлары буенча – 98%, спорт объектлары буенча 95% әзерләнгән. Торак фондта мониторинг системасына кертелгән 16 мең 369 күп фатирлы йортка әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, ягъни чагыштырмача күрсәткечнең 94%ы. Бер атна эчендә динамика 9% тәшкил итә. Шул ук вакытта 9 муниципаль берәмлек буенча күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев