Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Хөкүмәте йортында “Менделеев” һәм “Түбән Кама” социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек өчен килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уздырды.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә “Аэрофлот” ГАҖ башлыгы Михаил Полубояринов белән очрашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасы алдындагы мәйданчыкта район үзәк хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча производствода имгәнүләр гомумроссия нәтиҗәләреннән 30%ка кимрәк. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына оештырылган җәмәгать киңлекләрендә: паркларда, скверларда, яр буйларында, ремонтланган ишегалларында тәртипне җентекләп күзәтергә кушты. Югыйсә, киләсе елларда әлеге районнарга бу программаларны тормышка ашыру өчен акча бирелмәячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19га кагылышлы агымдагы вәзгыять хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм коммуналь түләүләр җыю буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрром белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле Ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев видеоэлемтә режимында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44 нче сессиясендә катнаштылар.