ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда урып-җыю капаниясе барышында 2,4 млн тонна ашлык суктырылган

28.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю эшләренең барышы, көзге чәчү һәм терлек азыгы әзерләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, республика бөртекле культураларны җыеп бетерде диярлек, аларның уңышы аномаль һава шартларында формалашты. Карабодайны да исәпкә алып, 30 мең гектарга якын мәйдан тамырда калган. Һава шартлары начар булуга карамастан, 2,4 млн. тонна ашлык суктырылган, уңыш – 15,4 ц/га.

Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнү белән кырларда эшләр тәмамланмый. Орлыклык кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә җыеп аласы бар. Республикада кукуруз 180 мең га мәйданда чәчелгән, шуның 56 мең гектары – ашлыкка, әмма бу мәйданнарның бер өлеше, азык балансына бәйле рәвештә, терлек азыгына салыначак.

Рапс 64 мең га мәйданда җыелган, ягъни планның 56%ы, әлегә уртача уңыш – 8,3 ц/га, көнбагышны 147 мең га мәйданда җыясы бар.

Шикәр базарындагы тенденцияләрне исәпкә алып, агымдагы елда шикәр чөгендере мәйданнары 2 мең гектарга арттырылган һәм 51 мең гектарга якын тәшкил иткән, тулаем алганда, 1 млн.тонна шикәр чөгендере, шикәрлелеге - 21%, бу узган ел дәрәҗәсеннән 38%ка артык. 160 мең тоннадан да ким булмаган шикәр комы җитештерү планлаштырыла, бу республиканың ихтыяҗын 130%ка капларга мөмкинлек бирәчәк.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән 2022 елгы уңышка нигез салу – көзге чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләре бара. Көзге культуралар бөртекле һәм кузаклы культураларның 30%ын били. 540 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла, бүгенгә 256 мең га чәчелгән, ягъни планның 48%ы.

Туфракны эшкәртү 794 мең га мәйданда башкарылган (44%), шул исәптән 384 мең га – тирәнәйтелгән.

Терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә 1 шартлы терлек башына 15,5 ц.а.берәмлеге, бу – планның 52% ы. Печән һәм сенаж әзерләү нигездә төгәлләнгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кукуруздан силос сала башладылар. Узган елгы калдыкларны исәпкә алып, 22,7 ц. т. тупас һәм сусыл азык бар, бу планга карата 75%.

Шәхси хуҗалыкларда 872 мең тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән, бу ихтыяҗның 92%ын тәшкил итә. Тагын 21 мең баш терлеккә азык әзерләргә яки сатып алырга кирәк. Төрле каналлар буенча (пай өчен аренда түләве, сатып алу) 240 мең тонна бөртекле фураж (ихтыяҗның 77%ы) бүлеп бирелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев