Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет, Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет һәм 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – күп халыклар өчен уртак йорт. Республика төрле милләт кешеләре белән бергә яшәү өчен уникаль уңай тәҗрибәгә ия. Милли күптөрлелек – зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирендә дә гадәти күренеш.
«Безнең ил Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, гражданлык татулыгы һәм милләтара татулык – ул дәүләт һәм җәмгыятьнең бик уйланылган карарлар, зирәк сәясәт таләп итә торган өлеше, Күптөрлелектә бердәмлекне тәэмин итә ала торган җентекле эше. Бүген нәкъ менә шушы аспектлар буенча фикер алышырга кирәк», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, милләтара һәм диниара татулыкны саклап калу – республиканың уңышлы үсеше шартларының берсе. "Безнең эшнең төп юнәлешләре арасында – Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калу һәм үстерү, республиканың күп милләтле халкын берләштерү һәм рухи кыйммәтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук гомумроссия гражданнар тәңгәллеген ныгыту», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикада дәүләт-дини мөнәсәбәтләр уңай үсүенә игътибар итте. Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу мөһим вакыйга булды, аны изгеләндерүдә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашты. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча актив эш алып барыла.
Республикада этнодини инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу – халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни һәм рухи-агарту үзәкләре, музейлар, театрлар, клублар һ.б. Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга республика һәм муниципаль максатчан программалар комплексы ярдәм итә. Профессиональ коллективлар да, үзешчән коллективлар да киң хуплана. Республикада яшәүче барлык халыкларның традицион бәйрәмнәре гомумхалык һәм дәүләт ярдәме ала.
"Милли тәңгәллекнең мөһим элементы – тел. Туган телләрне саклауда милли мәгариф системасы мөһим роль уйный. Татар телен өйрәнүнең укыту-методик һәм матди-техник тәэмин ителешен камилләштерү өчен күп эш башкарыла. Рус теле буенча укучыларыбызның югары нәтиҗәләре куандыра", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда чуаш, удмурт, марый, мордва мәктәпләре, шулай ук якшәмбе мәктәпләре бүлекчәләренә актив ярдәм күрсәтелә. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча республикада күп телле мәгариф комплекслары челтәре үсә, анда белем бирү рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла.
Татарстан Президенты дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүче милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. Мондый уртак эш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төрле халыклар вәкилләренең этник тәңгәллеген саклау шартларын камилләштерергә, Татарстанны уртак йорт буларак кабул итүне формалаштырырга ярдәм итә.
Президент шулай ук социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен дә әйтеп үтте, алар нигезендә татарстанлыларның 80%тан артыгы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Кешеләрнең гомумроссия һәм республика тәңгәллеге белән элемтә тоюлары 74% тәшкил итә. «Шунысы мөһим, алар бер-берсенә каршы килми, ә бер-берсен тулыландыра. Һичшиксез, бу – хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру барышында милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләре һәм этномәдәни тәңгәллекне ныгыту турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады.