Яңалыклар

23.06.2021

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмати технологияләр үзәне» технологик үсеш зонасында булды.

23.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында «Гебким» оештырылган сәнәгать зонасында булды.

23.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Истанбулда Габдулла Тукай исемендәге төзекләндерелгән скверда булды.

23.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиядә эш сәфәрендә.

23.06.2021

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы Али Йерлика белән очрашты.

«Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле багланыш буыны булырга тырышабыз. Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе. Ә Истанбулның Казан белән кардәшлек элемтәләре дә бар.

23.06.2021

Бүген Истанбулга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» комапниясе идарәсе рәисе Гомәр Көч белән очрашты. Төркем дөнья бизнесы элитасын тәшкил итүче эре глобаль корпорацияләр исемлегенә керә.

23.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда (Төркия Республикасы) эш сәфәрендә. Сәфәре кысаларында ул Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләре берлеге җитәкчелеге белән очрашты.

22.06.2021

2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

22.06.2021

2020 елның шул чоры белән чагыштырганда янгыннар саны 18%ка арткан, янгыннарда кешеләрнең һәлак булу 55%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Утырыш 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн кысаларында бер минут тынлык белән башланып китте. «Сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Битләр: << 581 582 583 584 585 586 587 ( 588 ) 589 590 >>