Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында гомуми белем бирү системасын үстерү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Арча муниципаль районына килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визиты кысаларында ул Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп ачылышында катнашты.
14 нче номерлы гимназия 1224 укучыга исәпләнгән. Бинада ике бассейн, спорт залы, китапханә, ашханә һәм актлар залы бар. Биналарны рәсмиләштергәндә уникаль дизайнер карарлары кулланылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе рәисе Дмитрий Коновалов белән очрашты.
Татарстанда, аеруча көньяк-көнчыгышта, урманнарда югары класс янгын куркынычы саклана. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XX съездының икенче этабында катнашты.
Съездда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Дәүләт Советы Президиумының «Мәгариф» юнәлеше буенча утырышына әзерлек кысаларында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армия-2021» халыкара хәрби-техник форумын һәм 2021 елгы армия халыкара уеннарын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Тормыш хакына иҗат» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары һәм инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.