Татарстан Президенты «Технодинамика» АҖ генераль директоры белән очрашты

27.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

Очрашуда авиация сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Технодинамика» – һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шасси, ягулык системалары һәм очышка идарә итү системалары, ярдәмче көч җайланмалары өчен Россиянең әйдәп баручы эшләүчесе һәм җитештерүче. Компания 2009 елда төзелгән. Холдинг оешмалары һава суднолары системаларын һәм агрегатларын эшләү, җитештерү һәм сатудан соң хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баралар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев