Россия Оборона министры Мәрьям ананың Казан иконасы соборында булды

27.08.2021

Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Богородица монастыренең  Мәрьям ананың Казан иконасы соборында булды. Россия Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.

Собор 18-19 гасырлар чигендә төзелгән. 1932 елда гыйбадәтханә җимерелә. Аны торгызу буенча масштаблы эшләр 2016 елда башлана. Объектны яңадан торгызуга Татарстан Республикасы  Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фондыннан 2,7 млрд. сум акча җәлеп ителгән. 2021 елның июлендә Патриарх Кирилл соборны изгеләндерү буенча Литургия үткәрә.

Карау барышында Сергей Шойгуга собор тарихы һәм аны торгызуның төп этаплары турында сөйләделәр. Министр гыйбадәтханәне төзекләндерү элементлары белән танышты һәм шәм куйды. Аннары ул соборның җир асты өлешендә урнашкан мәгарә гыйбадәтханәсендә булды.

Шуннан соң Сергей Шойгу, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев 2020 елның ноябрендә вафат булган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев