Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан күп кенә юнәлешләр буенча илдә алдынгы позицияләрне били, һәм бу казанышлар нигезендә – татарстанлыларның үз эшенә бирелгән көндәлек катлаулы хезмәте. Татарстан Президенты чыгышы текстын түбәндә китерәбез:
«Кадерле дуслар! Шунысы игътибарга лаек, алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Республика Көне алдыннан уза. Сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең танылган алдынгы төбәкләренең берсе. Без илдә сәнәгать җитештерүе, төзелеш, торак тапшыру, инвестицияләр буенча алдынгы позицияләрне алып торабыз. Нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру буенча эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз. Халыкның тормыш сыйфатын шактый күтәрергә тиешле илкүләм проектлар һәм республика программалары тормышка ашырыла.
Үз эше белән мавыгучы, шул исәптән бу залда утыручы кешеләрнең энергиясе һәм таланты нәтиҗәсендә икътисад, фән, мәгариф, медицина, мәдәният, идарә һәм башка мөһим тармаклардагы иң кыю идеяләр тормышка ашырыла.
Федераль үзәк һәм шәхсән ил Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәме республика үсешенең тотрыклылыгын, перспектив планнарыбызны тормышка ашыруны һәм безнең барлык йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итә.
Бүген татарстанлыларның күпчелек төркеме гражданнарны Россия Федерациясе дәүләт бүләкләренең иң югары формасы белән бүләкләнә. Сезнең илнең социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлешегез шулай югары бәяләнде.
Танылган космонавт-сынаучы Сергей Николаевич Рыжиковның батырларча хезмәте республиканың дәүләт бүләге итеп билгеләнде. Сезнең хезмәтегез космос киңлегендә барлык татарстанлыларның горурлыгы, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Сезнең ярдәм белән республика турында Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Бик зур рәхмәт сезгә!
Бүләкләнүчеләр арасында безнең төбәкнең чәчәк атуына һәм конкуренциягә сәләтлелегенә зур өлеш керткән предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә бар. Сез үзегезнең уңышлы хезмәтегез белән республиканың һәм тулаем Россиянең социаль-икътисадый үсешенең югары темпларын тәэмин итәсез.
Бу залда җыелган барлык хезмәт кешеләренә рәхмәтемне җиткерәм. Нәкъ менә завод хезмәтчәннәре, нефтьчеләр, төзүчеләр, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм педагоглар эшендә – республиканың чәчәк атуы нигезе.
Шунысы куанычлы, бүген бүләкләнүчеләрнең иң зур төркеме тармак бирә тлрган мактаулы исемнәрне ала. Сезнең һәрберегез үз тармагында танылган һәм лаеклы, сезгә коллективларыгыз тигезләнә, сезнең белән республикабыз горурлана. Мин сезне чын күңелдән котлыйм!
Бүген безнең арада Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, балерина Ирина Шәриф кызы Хәкимова. Күпьеллык иҗади эшчәнлегегезгә тирән хөрмәтемне белдерәм!
Шулай ук бүген безнең белән Россиянең атказанган тренеры Леонид Викторович Слуцкий. Сезнең тәҗрибәгез һәм спорттагы осталыгыгыз республикада футболда җиңү яулау традицияләрен яңартуга хезмәт итә.
Без тарихи-мәдәни мираска, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә игътибар белән карыйбыз. Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында бу мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирәбез.
Татар теле һәм мәдәниятен үстерүдә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре аерым урын алып тора. Бүген безнең арада Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россия Федерациясенең дәүләт бүләгенә лаек булган, шулай ук Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булган язучы Мәдинә Маликова, рәссам Фәрит Вәлиуллин, театр артисты Ришат Гыйззәтуллин, музыкант Миләүшә Мөдәррисова бар.
Кадерле дуслар! Сезнең талант һәм хезмәт сөючәнлек республикабызны көчле һәм чәчәк атучы итә. Сезнең һәрберегезгә үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызны да лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйм. Ышанам ки, алар сезнең алдагы эшегез өчен җитди стимул булачак. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!».
Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләккә республиканың 51 кешесе лаек булды.