Яңалыклар

21.08.2021

Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 мең 90 тикшерү үткәргән. Барлыгы 5 млн. 27 мең сумлык 87 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 234 тикшерү уздырылган. Дәүләт программалары буенча төзелә торган объектларда контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү өчен җаваплы ТР Баш инвестицион-төзелеш 543 тапкыр тикшерү белән чыккан. Тулаем алганда, ачыкланган 855 хокук бозу очрагының 846сы бетерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

20.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел бу чара Актанышта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

20.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында БДИ буенча 200 балл җыйган мәктәп укучылар белән очрашты. Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

20.08.2021

Бүген Актаныш авылында «Адымнар» яңа күп телле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР да гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районына килде.

19.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе - идарә рәисе Максим Топилин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әгерҗе районына килде.

19.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.

19.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Столбище авылында DoorHan яңа заводы мәйданчыгында узды.

Битләр: << 581 582 583 ( 584 ) 585 586 587 588 589 590 >>