Татарстан Президенты һәм Россия Оборона министры Җиңү паркында сугышчы интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар

27.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасыннан чакырылган интернациональ хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Җиңү паркында сугышчы интернационалистларга һәйкәл быел июнь аенда ачылды. Әфган сугышы – иң озаккка сузылган интернациональ миссия, анда 11,5 меңнән артык татарстанлы һәм Татарстанда яшәүче кеше катнашты. Шуларның 282се кире кайтмады.

Һәйкәл ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 13 мартындагы 128 номерлы «Һәлак булган сугышчы интернационалистларның истәлеген мәңгеләштерү максатларында» карарын үтәү йөзеннән куелган. Һәйкәл кую турындагы тәкъдим Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Төньяк Кавказ регионы территориясендә кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Координацион советыннан килгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев