Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмәнең төп темасы "Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия гамәлендә катнашты. Чара август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды.
Иртәгә, 15 августта, Лаеш районының Усады авылында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».
Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар, республика предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә зыян күргән тыныч халыкка ярдәм өчен күчерде.
Татарстан Республикасы Рәисе инициативасын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре дә хуплады - алар зыян күргән ватандашларга ярдәм йөзеннән бер көнлек хезмәт хакын күчерәчәкләр.
Ел саен Татарстанда кече судноларда йөзү кагыйдәләрен меңнән артык бозу очрагы ачыклана, бүгенге көндә аларның саны — 658. Бу хакта брифинг барышында республиканың кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Хөкүмәте бинасында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Төп тема «Татарстан Республикасында кече судноларда йөзү кагыйдәләрен үтәү чаралары турында»
Бүген Куала-Лумпурда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Малайзия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Мөхәммәд Сабу әфәнде белән очрашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Малайзиядә эш сәфәрендә (2024 елның 12-13 августы, Куала-Лумпур шәһәре).
Куала-Лумпурга сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) Галиҗәнап Солтан Ибраһимга визит ясады.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясендә булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзия башкаласы Куала – Лумпурда эш сәфәрендә (2024 елның 12-13 августы).
Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре хәләл индустриянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.