Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Геннадий Абраменков белән очрашты

26.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Геннадий Абраменков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Төбәк икътисадының алга таба үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, республика территориясендә эшләүче кайбер сәнәгать предприятиеләренең җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм үстерү темалары да күтәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.