Яңалыклар

15.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин капиталь ремонты тәмамланган «Зилант» скверын карадылар. Яңартылган җәмәгать киңлеге Татарстан башкаласында Кремль урамындагы 7 нче һәм 9 нчы йортлар арасында урнашкан.

Җәмәгать киңлегендә өч метрлы Зилант сынын урнаштырганнар һәм 8 агач һәм 1,8 мең куак утыртканнар.

15.09.2025

«Туган Батыр» анимацион сериалының премьерасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Проект тылсымлы йөзек алып, туган ягын караңгылык көчләреннән саклар өчен юлга чыккан яшь Туган Батыр турында.

15.09.2025

Татарстанда социаль объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының шактый өлеше үтәлгән инде, калганнары буенча эшләр ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.09.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлады.

14.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан" гаилә үзәге янында узган "Бөтен гаилә белән сайлауларга!фестивалендә булдылар. Искәртәбез, гаилә фестивале бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә оештырылды.

14.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда тавыш бирде.

14.09.2025

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашты.

14.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында тавыш бирүдә катнашты.

14.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.

12.09.2025

Бүген Казанда Казан гарнизонының хәрби комендатурасы территориясендә Россия Герое подполковник Сергей Чебневка бюст-һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Битләр: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>