Татарстан Рәисе AAOIFI Попечительләр советы рәисе белән очрашты

26.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты.

Очрашу Казанда AAOIFI ислам финансларын үстерү буенча вәкиллек үзәген ачу чаралары кысаларында узды.

Кичә Татарстан Рәисе һәм AAOIFI Попечительләр советы рәисе партнерлык финанславы экспериментын гамәлгә ашыру буенча Россия Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинада узган киңәшмәдә катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда AAOIFI вәкиллек үзәген ачу - мөһим вакыйга. Ул терәк хаб булачак - аның эшчәнлеге Россия эчендә генә түгел, бөтен БДБ киңлегендә партнерлык финанслары стандартларын үстерүгә юнәлдереләчәк. Үзәк ислам финанс инструментларын илләр икътисадына интеграцияләүдә һәм бердәмлекнең эксперт җәмәгатьчелеге белән элемтәләрне ныгытуда төп звено булачак.

"Үзәк халыкара инвестицион хезмәттәшлекне үстерү һәм Россия төбәкләренең инвестицион потенциалын алга җибәрү коралы булып тора. Безнең өчен ислам дөньясы илләре инвесторлары белән тотрыклы һәм ышанычлы диалог булдыру мөһим. AAOIFI рәсми вәкиллеге булу ислам финанславының бердәм, гомумтанылган стандартларын гамәлгә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады.

ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, AAOIFI белән хезмәттәшлек соңгы елларда актив үсә. AAOIFI - «KazanForum»ның традицион катнашучысы. Быел форум кысаларында беренче тапкыр партнерлык финанславы буенча күчмә Халыкара конференция узды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәлиге Галиҗәнап Хәмәд бән Гыйсә Әл Хәлифәгә сәламләү һәм ихтирам сүзләрен җиткерде. "Ул безнең зур дустыбыз. Без хезмәттәшлегебезне бик югары бәялибез. Ышанам ки, Татарстан белән Бәхрәйн арасында дустанә элемтәләр киләчәктә дә ныгыячак", - дип өстәде ТР Рәисе.

Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Бәхрәйн Мәлигеннән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук Галиҗәнапның Россия Президенты белән мөнәсәбәтләрне бәяләвен ассызыклады.

AAOIFI Попечительләр советы рәисе Татарстан җитәкчелегенә AAOIFI Вәкиллек үзәген ачуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул республикада партнерлык финанславы дәрәҗәсен югары бәяләде, яңа үзәк аның киләчәк үсешенә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Белешмә өчен:

AAOIFI - ислам финанс институтларына ярдәм итүче иң абруйлы хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның берсе. 1991 елда нигез салына. Штаб-фатиры Бәхрәйн Мәмәләкәтендә урнашкан. Оешманың төп максаты - бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар эшләү һәм раслау. Хәзерге вакытта бухгалтерия, аудит, һөнәри этика һәм идарә өлкәсендә, үзәк банклар һәм финанс хакимиятләре тарафыннан кайбер дәүләтләрдә мәҗбүри яки җитәкче сыйфатында кабул ителгән шәригать стандартлары белән беррәттән, 100дән артык стандарт чыгарылган. Моннан тыш, оешма берничә катнашучы дәүләт ярдәменнән файдалана, шул исәптән үзәк банклар, җайга салучы органнар, катнашучыфинанс оешмалары, бухгалтерлык һәм аудитор компанияләре, 45тән артык дәүләттә юридик бюролар.

Оешма стандартлары хәзерге вакытта дөньяның төрле почмакларындагы әйдәп баручы ислам финанс оешмалары тарафыннан кулланыла, алар ислам финанс практикасының дөнья дәрәҗәсендә бертөрлелегенең алдынгы дәрәҗәсен тәэмин иттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.