Яңалыклар

29.08.2025

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә барысын да якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра.

29.08.2025

Бүген Казанда фехтование үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

28.08.2025

Татарстанда МХОдә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча фатир алырга мөмкинлек бирә торган яңа торак программасы башлана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондының 30 еллыгына багышланган чарада белдерде. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов озата йөрде.

28.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка бюст ачу тантанасында катнашты.

28.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

28.08.2025

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» ның пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

28.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Хәрби-диңгез флагын беренче тапкыр күтәрү тантанасында катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.

Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады (ВКЭ режимында).

28.08.2025

Бүген Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Байконур шәһәре администрациясе башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

27.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт циркында «Мирас» милли татар фэнтези-спектаклен карады. Аны хәйрия максатыннан күрсәттеләр.  

27.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

 Директорлар советы әгъзалары агымдагы елның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Битләр: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>