Яңалыклар

30.08.2025

Бүген Казанда танылган драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан халык язучысы Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

30.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Дементьев урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдындагы бәйрәмдә катнаштылар.

30.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы бульварда булды.

Бу инде бульварны төзекләндерүнең икенче этабы. Иҗтимагый киңлек Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле.

30.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан Гипронииавиапромының күренекле җитәкчесе Борис Тихомиров скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнаштылар.

30.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «КМПО» АҖ генераль директоры Александр Павлов барельефын һәм завод тарихына багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасында катнаштылар.

30.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең яңартылган бинасын карады.

Казан мэры Илсур Метшин озатуында Рөстәм Миңнеханов бинада башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләрен, район администрациясе эш кабинетларының җиһазландырылуын бәяләде.

30.08.2025

Татарстан Республикасында мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләр үтәлде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эшләренең бәясе 6 млрд сум чамасы тәшкил иткән. Аларны яңарту дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында барды.

30.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе барлык татарстанлыларны, шулай ук ТР Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге республика киңәшмәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстанда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм барысын да анда актив катнашырга чакырды

30.08.2025

Кадерле дуслар!

Сезне чын мәгънәсендә халык бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм.

Аны Татарстанда дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре, шулай ук республикабыздан читтә фидакарьләрчә хезмәт итүче, эшләүче һәм укучы якташларыбыз бәйрәм итә. 30 августта, кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен  туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисләре били.

29.08.2025

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, башка рәсми затлар катнашты.

Тантана театральләштерелгән күренештән башланды - Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясады.

 

Битләр: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>