Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2025 кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар» темасына багышланды.
Планар утырышның модераторы журналист Дмитрий Щугорев булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев очрашуда төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы («Казан Экспо» ХКҮ) кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы башлыгына Казанга килүе һәм форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Көнендә, 30 августта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән берьюлы берничә масштаблы программага нәтиҗә ясалачак: «Курше фест» фестивале, «Татарстанда җәй» проекты һәм «Безнең ишегалды» республика программасы. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Бүген Түбән Кама (Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе) һәм Якутск (Саха (Якутия) Республикасы, Россия Федерациясе) шәһәрләре арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы меморандум имзаланды.
Имзалау тантанасы Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты. Чара «Евразия кооперациясе архитектурасы: нефть-газ химиясендә хезмәттәшлекнең яңа форматлары һәм бизнес өчен перспективалар» темасына багышланган һәм Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 катнашучыларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Форумны ачу тантанасы бүген иртән «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы нефть-газ тармагының иң масштаблы халыкара чараларының берсенә әверелде.
Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында «Якутия хәзинәләре. Казан-2025» масштаблы регионара күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Ростех дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ростех генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Батыр Эмиев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Батыр Эмиев катнашты.