Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгын һәм Лениногорск шәһәренең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановЛениногорск балалар йортында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында эш сәфәрендә. Республика Рәисе Шөгер авылында нефть парк-музеенда булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнага нәтиҗәләрне бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ясады. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн 228 мең га бөртекле культураларның 691 мең га, ягъни барлык мәйданның 56%ы суктырылган. 2 млн 866 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 41,5 ц/га. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанның төзелеш тармагында җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.
Татарстанда 2024 елда мәгариф системасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның алты еллык циклы тәмамланды. Быел мәгариф системасына турыдан-туры бәйле өч яңа илкүләм проект - «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» буенча эш башланды. Бу хакта август педагогик киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә әйтте.
Искәртәбез, киңәшмә быел Иннополиста узды һәм заманча мәгарифнең кыйммәт юнәлешләре темасына багышланды.
Бүген Иннополис А.С. Попов исемендәге технопаркта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздыру урыны булды.
Иннополис Университеты үсеше һәм югары уку йортының мәгариф системасындагы эшчәнлеге турында бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хәбәр иттеләр. «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасы тәкъдир итүе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышыннан соң ук югары уку йорты холлында узды.
Иннополис Университеты эше турында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм югары уку йорты директоры Искәндәр Бариев сөйләде.