Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә эшләү өчен дүрт яңа МИ-8 тапшыру тантанасында катнашты

27.12.2025

Ростех дәүләт корпорациясенең "Россия вертолетлары" холдингы өч Россия авиакомпаниясе өчен яңа Ми-8МТВ-1 вертолетлары партиясен тапшырды. Казан вертолетлар заводындагы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россия Транспорт министры Андрей Никитин һәм Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Дмитрий Ядров катнашты. Яңа вертолетлар Ерак Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш районнарында транспортта йөрү мөмкинлеген яхшыртачак.

Заказ бирүчеләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Илкүләм муллык фонды (ФНБ) акчаларын кулланып, Россия вертолетлар паркын яңарту буенча ДТЛКның инвестиция проекты кысаларында яңа машиналар алганнар. Эксплуатацияләүче оешмалар вәкилләренә традиция буенча яңа һава судноларыннан символик ачкычлар тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казан вертолетлар заводы – илнең алдынгы машина төзелеше предприятиеләренең берсе.

"Соңгы 5 елда завод җитди үзгәреш кичерде. Төп җитештерү цехларын тирәнтен модернизацияләү тәмамланды, эре җитештерү-укыту үзәге эшли. Без ил җитәкчелегенә үзебезнең авиа җитештерүгә ярдәм итү программалары өчен рәхмәтле. Вертолет техникасын сатып алу программасы алдагы елларда да дәвам итәр дип өметләнәбез. Казан вертолетлар заводына җиткерелә торган заказны без һичшиксез сыйфатлы үтәячәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

"Проектны гамәлгә ашыру вакытында без компанияләр тарафыннан ташламалы лизингка ихтыяҗ зур булуын күрдек, шуңа бәйле рәвештә төбәк вертолетлар авиапаркларын яңартуда һәм киңәйтүдә, территорияләрне транспорт белән тәэмин итеп, киләчәктә дә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов.

Яңа Ми-8МТВ-1 вертолетларын өч авиаташучы алды. Ике машина «Баргузин» авиакомпаниясенә тапшырылган, берәр машинаны «2 нче Архангельск берләшкән авиаотряды» һәм «Алроса» авиакомпаниясе алган. Һава суднолары Ерак Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә социаль әһәмиятле бурычларның киң спектрын үтәячәк.

"Вертолетлар паркын яңарту - безнең өстенлекле бурычларның берсе. Ерак Төньяк, Ерак Көнчыгыш кебек җирләрдә барып җитү авыр булган торак пунктлары булган төбәкләрдә вертолетлар зур җир белән бердәнбер бәйләүчегә әверелә. Ул медикаментлар китерүне, пациентларны ашыгыч эвакуацияләүне тәэмин итә һәм мөһим социаль бурычларны хәл итә. Ми-8 - кешеләр һәм йөкләр өчен ышанычлы транспорт, ул илнең ерак почмакларында яшәү өчен яңа офыклар ача. Без Президент кушуы буенча территорияләр элемтәсен арттырабыз», – дип билгеләп үтте РФ Транспорт министры Андрей Никитин.

ДТЛК җитештергән вертолетлар пассажирлар өчен 22 урындык белән җиһазландырылган, шул ук вакытта салонны оператив рәвештә санитар-эвакуация бурычлары һәм медицина модульләре белән җиһазландырырга мөмкин. Һава судносын 4 тоннага кадәр йөк ташырга мөмкин булган авырлык үлчәү җайланмасы булган тышкы трослы асма белән җиһазлау мөмкинлеге каралган.

"Ростех дәүләт корпорациясе, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Транспорт министрлыгы ярдәмендә, төбәкләргә яңа машиналар китерүне тәэмин итә, алар ерак территорияләрне үстерүдә һәм аларны транспорт белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Соңгы берничә елда “Россия вертолетлары» холдингы ДТЛК белән контрактлар кысаларында гына да төбәкләргә 100дән артык машина тапшырды", – дип ассызыклады "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Николай Колесов.

Күп максатлы Ми-8МТВ-1 вертолетлары теләсә нинди климат шартларында һәм Цельсий буенча -50 дән +50 градуска кадәр киң температура диапазонында кулланыла. Ми-8МТВ-1 һәркайсы 915 литрлы өстәмә ягулык баклары белән җиһазландырыла ала. Алар очыш ераклыгын арттыра, бу территорияләре зур булган төбәкләрдә һава судноларын куллану өчен актуаль.

Шулай ук Казан вертолетлар заводында кунаклар төп җитештерү цехларын, аерым алганда, механик эшкәртү җитештерүенең яңа корпусын карадылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.