Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

30.12.2025

Кадерле татарстанлылар!

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аны без матур өметләр  һәм якты ышанычлар белән каршы алабыз, узып баручы ел вакыйгаларын искә төшерәбез, эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә ниятләр корабыз.

2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтү белән истәлекле булды. Бөтен республика күләмендә ветераннар белән очрашулар, каһарманнарны олылап тәбрикләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү кебек тантаналы чаралар булып узды. «Батырлар. Герои Татарстана» программасының беренче этабы гамәлгә ашырылды, хәрбиләребезнең гаиләләренә ярдәм итү эше көчәйтелде. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән, гражданнар бердәмлеген ныгыту максатында 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Форсаттан файдаланып, бүгенге көннәрдә алгы сызыкта көрәшүче, сугышчан постта торучы һәркемгә мөрәҗәгать итәм: без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, туган җиребезнең иминлеге һәм тынычлыгы өчен  сезгә чиксез рәхмәтлебез.  Җиңүгә какшамас ышанычыбызны белдереп,  исән-имин кайтуыгызны көтәбез!

Узган елда республика сәнәгать җитештерүеннән алып авыл хуҗалыгы тармагына кадәр социаль-икътисадый үсештә тотрыклылыкны саклап калуга иреште. Моның нәтиҗәсендә авыл-шәһәрләребездә мәдәният сарайлары, яшьләр үзәкләре, спорт объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, балаларны савыктыру лагерьлары, башка социаль учреждениеләр капиталь төзекләндерелде һәм яңалары төзелде.

2025 елда бөтен республика күләмендә коммуналь инфраструктура объектларын яңартып коруга, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре инфраструктурасын булдыруга  юнәлтелгән программаларны үтәүгә керешелде.

Җәмәгать урыннарын  төзекләндерү буенча  инде ун ел дәвамында башкарыла килгән программада каралганча, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру максатында парклар, скверлар  һәм елга ярлары тәртипкә китерелде. Быел алты йөз җитмештән артык ишегалды төзекләндерелде. Болар барысы да татарстанлылар күңелләренә шифа алып, ямьле ял итә алсын өчен эшләнде.

Безгә әле икътисадый һәм социаль өлкәләрдә, яңа технологияләрне үстерүдә байтак мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Кешеләрнең тормышын яхшырту, яшь буынга үз илебездә һәм туган республикабызда сәләтләрен ачу  өчен мөмкинлекләр булдыру эшен киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Бердәмлегебез, оешканлыгыбыз һәм хезмәт сөюебезнең нәтиҗәләре күркәм булыр дип  ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Яңа 2026 ел белән тәбрик итәм. Ул сезгә бары шатлык хисләре, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын бүләк итсен, тагын да зуррак уңышлар казану өчен көч өстәсен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Р.Н. Миңнеханов


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.