Бүген «Казан Экспо» да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләрдән символик ачкычлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» ХКҮ каршындагы мәйданда узды һәм Республика көненә багышланды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Дүртенче Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
Чара Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасының көнчыгыш залында узды. Пленар утырыш "Глобаль үзгәрешләр чорында шәхес белеме: кыйммәтләр һәм карьера траекторияләре" темасына багышланган.
Бүген Казанда IV Казан Глобаль яшьләр саммиты делегатлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков очрашты.
Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды һәм әңгәмә форматында оештырылган иде.
Очрашуның модераторы булып «Яшьләр дипломатиясе академиясе» АКО директоры Дилбәр Садыйкова чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәүлид ән-Нәби бәйрәм мәйданчыгында булды. Тантана Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган. Республика Рәисен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумында 74 килешүне имзалау көтелә. Узган ел ике көн эчендә 43 килешү имзаланды. Бу хакта бүген форумга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, форумның оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Казан федераль университетының Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасында булдылар. Кунакларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Алсу Әхмәтшина озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков IV Казан Глобаль яшьләр саммитының чит ил делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты -КАИ коллективына яңа ректорны тәкъдим итте. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.