Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин мәктәпләрне, хастаханәләрне, мәдәният учреждениеләрен һәм торак фондын капиталь яңарту эше турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лаеш районында булды. Визит кысаларында Республика Рәисе «Нармонка» агрофирмасында булды, анда яшелчәләр үстерү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде.
Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда һәм форумның пленар утырышында катнашачак.
Бүген Рөстәм Миңнеханов төбәкнең әйдәп баручы спортчыларына һәм аларның тренерларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Спортчыларны, тренерларны һәм спорт федерацияләре җитәкчеләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларның барысы да 2024/2025 елгы сезонда уңышлы чыгыш ясадылар һәм су спорт төрләрендә, көрәштә һәм бию спортында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, дип ассызыклады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашты. Очрашу КФУның яңа «Белем» мәгариф музеенда узды.
Бүген Казанда «Белем»мәгариф музее ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.