Яңалыклар

17.08.2024

Татарстан Республикасында 17 августка файдалануга торак тапшыру планы 82%ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

17.08.2024

Татарстан Республикасында бер атна эчендә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен 80 тоннага якын гуманитар ярдәм җыелган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.08.2024

Бүген кич Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең икенче өлешен ачты.

Исегезгә төшерәбез, республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Яңарыш» республика фонды оештырган фестивальнең беренче өлеше быел 26-28 июльдә Свияжск утрау-шәһәрчегендә узды.

 

16.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале кысаларында Болгар тарих – археология комплексында булды.

16.08.2024

Бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында «Транснефть - Прикамье» АҖнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Олег Балабанов катнашты.

16.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе төзелеше мәйданчыгында булды.  

15.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

15.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың педагогилар династияләре белән очрашты. Очрашу август педагоглар советы кысаларында Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

15.08.2024

Кадрларны сыйфатлы әзерләү өчен уку йортларының һәм икътисадның реаль секторының үзара тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында игътибар итте. Чара Лаеш районының Усады авылында «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Анда шулай ук республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

15.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән - 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. 

Битләр: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>