Рөстәм Миңнеханов: Казанда AAOIFI вәкиллек үзәген ачу ислам финанслары тармагын үстерү өчен мөһим нигез булдыра

26.12.2025

Казанда AAOIFI вәкиллек үзәген ачу ислам финанслары тармагын үстерү өчен мөһим нигез булдыра. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "AAOIFI вәкиллек үзәген ачу. БДБдә ислам финанславын үстерүдә бурычлар һәм роле» темасына багышланган түгәрәк өстәләдә хәбәр итте Чара Казанда AAOIFI ислам финансларын үстерү буенча Вәкиллек үзәген ачу чаралары кысаларында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм AAOIFI Попечительләр советы рәисе Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә Россия төбәкләрендә, шулай ук Үзбәкстанда һәм Казахстанда ислам финансларын үстерүгә багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, AAOIFI - дистәләгән дәүләттә кулланыла торган стандартлар формалаштыруда халыкара лидер, алар финанс базарларында үтә күренмәлелек, тотрыклылык һәм ышаныч өчен нигез булып тора. БДБ төбәгендә оешма эшчәнлеген киңәйтү алымнарны гармонияләштерүгә, чик буе территорияләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә һәм милли финанс системаларын ислам финансларының глобаль киңлегенә интеграцияләүгә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, Татарстан, халыкара диалог, фәнни һәм мәгариф өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия булган заманча эшлекле һәм интеллектуаль үзәк буларак, вәкиллек эше өчен уңай шартлар тудыра. "Ышанам ки, үзәк экспертлар белән аралашу, белгечләр әзерләү, тикшеренүләр уздыру һәм БДБ илләре һәм чиктәш төбәкләр өчен иң яхшы практикалар алмашу өчен яхшы мәйданчык булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул үзәкнең кеше капиталын үстерүгә керткән өлешен (белгечләрне укыту, аудиторларның, финансистларның һәм регуляторларның квалификациясен күтәрү), шулай ук бизнес алып баруның югары халыкара стандартларына һәм этик принципларына йөз тоткан һөнәри бергәлек формалаштыруны аерым билгеләп үтте.

"Без AAOIFI җитәкчелегенә һәм барлык партнерларга ышаныч һәм конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәтле. Вәкиллек үзәген ачу икътисадый хезмәттәшлекне ныгытуда, инвестиция мөмкинлекләрен киңәйтүдә һәм БДБ киңлегендә тотрыклы финанс институтларын үстерүдә мөһим адым булыр дип ышанам. Вәкиллек үзәгенә уңышлы эш, билгеләнгән планнарның тормышка ашырылуын һәм әһәмиятле гамәли нәтиҗәләр телим», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Видеоэлемтә аша түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Россия Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина сәламләде. "AAOIFI стандартлары - Россия хәзер икътисадый элемтәләрне актив үстерә торган күп кенә илләрнең инвесторлары белән бер телдә сөйләшү мөмкинлеге ул. Казанда вәкиллек булдыру профессиональ диалог өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә, турыдан-туры AAOIFI белән дә, бу оешма әгъзалары белән дә», - дип билгеләде ул.

AAOIFI Попечительләр советы рәисе Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә Казанда вәкиллек үзәген ачуда хезмәттәшлеккә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, әлеге үзәк Казанда AAOIFIның беренче чит ил вәкиллеге булып тора.

Ул хәбәр иткәнчә, AAOIFI үзәгенең Казандагы бурычлары ислам финанслары буенча төбәк юл картасын әзерләүне үз эченә ала, ул якын елларда Россиядә һәм БДБ илләрендә аларның үсеш стратегиясен тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук бу үзәк партнерлык финанславын үстерүче финанс учреждениеләренә практик һәм консультацион ярдәм күрсәтүне тәэмин итәчәк.

Түгәрәк өстәл модераторы ТР вице - премьеры икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Финанс министры Антон Силуановның сәламләвен укыды. Аерым алганда, министр белдергәнчә, Россия Финанс министрлыгы өчен партнерлык финанславын үстерү - стратегик максатларның берсе.

ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Константин Вышковский билгеләп үткәнчә, Россиядә AAOIFI вәкиллеген ачу - Россия проектларында ислам финанс инструментларын куллануга гамәли адым. "Төрле бәяләүләр буенча Россиядә 5-7 млн кеше ислам кануннарын тайпылышсыз үтәвен һәм, димәк, аларга традицион банк сервислары мөмкин түгеллеген белдерә. Без илдә ислам финанславын үстерү, илебездә өстенлекле юнәлешләрне финанслауны киңәйтү өчен, мөселман дәүләтләреннән дә яңа инвесторлар җәлеп итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез", - диде ул.

Белешмә өчен:

AAOIFI - ислам финанс институтларына ярдәм итүче иң абруйлы хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның берсе. 1991 елда нигез салына. Штаб-фатиры Бәхрәйн Мәмәләкәтендә урнашкан. Оешманың төп максаты - бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар эшләү һәм раслау. Хәзерге вакытта бухгалтерия, аудит, һөнәри этика һәм идарә өлкәсендә, үзәк банклар һәм финанс хакимиятләре тарафыннан кайбер дәүләтләрдә мәҗбүри яки җитәкче сыйфатында кабул ителгән шәригать стандартлары белән беррәттән, 100дән артык стандарт чыгарылган. Моннан тыш, оешма берничә катнашучы дәүләт ярдәменнән файдалана, шул исәптән үзәк банклар, җайга салучы органнар, катнашучы финанс оешмалары, бухгалтерлык һәм аудитор компанияләре, 45тән артык дәүләттә юридик бюролар.

Оешма стандартлары хәзерге вакытта дөньяның төрле почмакларындагы әйдәп баручы ислам финанс оешмалары тарафыннан кулланыла, алар ислам финанс практикасының дөнья дәрәҗәсендә бертөрлелегенең алдынгы дәрәҗәсен тәэмин иттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.