Татарстан Рәисе: Яңа ел каникулларында планлаштырылган барлык чараларның да лаеклы дәрәҗәдә һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итеп уздырылуы мөһим

03.01.2026

Яңа ел каникулларында планлаштырылган барлык чараларның да тиешле дәрәҗәдә һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итеп уздырылуы мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында Яңа елны каршылауга багышланган чаралар зур вакыйгаларсыз узды. "Ләкин беренче һәм икенче гыйнвар көннәрендә дошман БПЛА һөҗүмнәренә бәйле билгеле бер күңелсезлекләр булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрбиләр бик лаеклы эшләде. Объектларны әзерләүнең превентив чаралары әлеге һөҗүмнәрдән мөмкин булган куркынычларны киметте", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе атнада, 7 гыйнварда, православие динен тотучылар төп христиан бәйрәмнәренең берсен - Раштуаны билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне Республика гыйбадәтханәләрендә массакүләм кешеләр катнашында Раштуа гыйбадәтләре узачак. "Җирле администрацияләргә, Татарстан митрополиясенә хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк. Форсаттан файдаланып, барлык православие динен тотучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм», - диде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, алда республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны, иҗтимагый тәртипне һәм иминлекне, илнең оборона сәләтен ныгыту буенча зур эш тора.

"Икътисад тармакларының үсеш темпларын арттыру, социаль өлкәнең тотрыклы үсешен тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру белән актив шөгыльләнәбез. Ышанам ки, уртак бердәм эш вакытында безнең алда торган барлык бурычлар да уңышлы тормышка ашырылачак", - дип өстәде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.