Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Менә инде өч гасырдан артык прокуратура органнары дәүләт һәм иҗтимагый иминлек, шулай ук илебез гражданнарының конституциячел хокуклары һәм ирекләре сагында тора.
Сезнең югары профессионализмыгыз, принципиальлегегез һәм батырлыгыгыз, намуслылыгыгыз һәм бурычка тугрылыклы булуыгыз Россия дәүләтчелеген ныгытуга һәм хокукый җәмгыятьне үстерүгә ярдәм итә.
Республика җитәкчелеге сезгә фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә Ватаныбыз хакына яңа җаваплы бурычларны уңышлы башкарып чыгачагыгызга ышаныч белдерә.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, шәхси бәхет, озын гомер телим».