Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: Бүген беренчел бурыч - техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү

10.01.2026

Татарстанда 2026 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә чагыштырма үсеш - 1,5%ка, шул исәптән азык-төлек продуктлары җитештерү буенча 2,6%тан да ким булмаска тиеш. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

2026 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте: уңай һава шартларында игенчелектә 4,3 млн. тонна ашлык, 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 280 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алу күздә тотыла. Шулай ук кимендә 1 млн тонна май орлыгы җыеп алу һәм шартлыча бер баш терлеккә 35шәр центнер тупас һәм сусыл азык әзерләү планлаштырыла.

Моннан тыш, республикада мелиорация үсеше дәвам итәчәк. Республика һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан төрле ярдәм чаралары каралган, дип төгәлләштерде министр һәм әлеге программалардан максималь файдаланырга тәкъдим итте.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 2025 елда хуҗалыклар 10 млрд. сумлык 2200 берәмлектән артык техника сатып алган, бу тракторларның 2,5%ын, ашлык җыю комбайннарының 3,3%ын һәм азык җыю комбайннарының 4,5%ын яңартырга мөмкинлек биргән. Ул билгеләп үткәнчә, модернизацияләү темплары нормативлардан артта кала: техник потенциалны саклап калу өчен ел саен кимендә 10% техниканы яңартырга кирәк.

Шуңа күрә 2026 елга тракторларның кимендә 3%ын, ашлык җыю комбайннарының 4%ын һәм азык җыю комбайннарының 5%ын модернизацияләү бурычы куелган. Паркны модернизацияләү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен барлык мөмкин булган ташламалы лизинг программаларын һәм дилерларның акцияләрен куллану мөһим.

Министр белдергәнчә, бүген техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү беренчел бурыч булып тора. Ремонт сезоны дәвамында 9000 трактор, 3300 комбайн, 9600 чәчү һәм туфрак эшкәртү машинасын ремонтларга кирәк булачак. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы комплексын торгызуга якынча 6,5 млрд сум таләп ителә. Язгы кыр эшләрен вакытында башкару өчен барлык техника 15 мартка тулысынча ремонтланырга тиеш.

Марат Җаббаров искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында»гы Указын үтәү йөзеннән, терлекчелек буенча максатчан күрсәткечләр билгеләнгән. Ул сөт җитештерү, терлек һәм кош-корт, йомырка җитештерү буенча төбәк өчен максатчан күрсәткечләр турында сөйләде.

Терлекчелектә куелган бурычларга ирешүнең мөһим өлеше булып кече хуҗалыкларны актив үстерү тора, алар тармакта һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйный, диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Татарстан дәүләт ярдәме белән беррәттән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында да актив катнаша.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, быел, 2025 елдагы кебек үк, Татарстан Республикасында «АСКда кадрлар» федераль проекты дәвам итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы материаллары кулланылды.