Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү программалары буенча агымдагы елга планнар турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, алар кысаларында 172 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак, гомуми суммасы 17 млрд сум. Юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары белән барлык килешүләр дә төзелгән.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын, объектлар исемлеге формалашу стадиясендә булган «Торак» федераль проектын, шулай ук «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аңа 42 объект керә (бу парклар һәм скверлар, шуларның 6сы 2025 елда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче дип танылган).
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча «Россия суы» федераль проекты кысаларында Казанның ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк. «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектына керә торган 5 поликлиниканы ремонтлау планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ике федераль проектка керә торган 30 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу ике мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзү, шулай ук «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау. «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча 5 китапханә, 3 музей, 6 авыл мәдәният йорты, 2 театр һәм 6 балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк һәм ремонтланачак.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты паспорты белән 2026 елда «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында 36 мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ике объектка капиталь ремонт «Проффесионалитет» федераль проекты кысаларында каралган. «Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында «Заман» яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына быел 32 объект кертелгән. Шулардан «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» федераль проекты буенча 7 муниципалитетта 22 социаль объект төзү һәм ремонтлау планлаштырыла: мәгариф тармагы буенча 16 объект, 3 күп функцияле үзәк, 2 мәдәният учреждениесе һәм бер спорт залын капиталь ремонтлау. Шулай ук Минзәлә шәһәрендәге күп функцияле үзәккә югары тизлекле интернет линияләрен төзү, 6 муниципаль берәмлектә 9 инженерлык инфраструктурасы объектын төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.
«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Бизнес-спринт» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары булдыру өчен җайланмалар сатып алына, һәм «Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты Лениногорск районында модульле йөзү бассейны булдыру өчен җайланмалар сатып алына һәм Казанда спорт мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясала. «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча Казанның Архангельск зиратында реставрация эшләре планлаштырыла.
Быелгы республика программалары турында. Агымдагы елда аларның саны – 50. Гомуми финанс лимиты якынча 77 млрд сум тәшкил итә. Бу акчаларга якынча 3 мең объект төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Торак төзелеше өлкәсендә дүрт программа. 2026 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план - 3 млн 175 мең квадрат метр.
Муниципаль берәмлекләр буенча 2026 елга план төзелгән һәм расланган. Шулардан 1 млн 980 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 45 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында, 150 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча (республиканың 29 районында 107 йорт) файдалануга тапшырылачак.
Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел 641 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр алачак.
2026 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруда 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 4 млн квадрат метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт кертелгән. Программага шулай ук 2027 елда капиталь ремонт ясау планлаштырылган 644 йортның проект документациясен эшләү дә кертелгән. Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.
Быел «Безнең ишегалды» программасының лимиты гадәттәгечә 10 млрд сум тәшкил итә. 13 муниципалитетта 561 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 4 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылачак, алар 115 объектны үз эченә ала. Бирегә һөнәри белем бирү оешмаларының 8 тулай торагы, 33 мәктәпкәчә һәм урта белем бирү объекты, 7 ресурс үзәге һәм 67 азык-төлек блогы кертелгән.
Шулай ук 30 объектны үз эченә алган 4 программа Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Бу - 15 балаларны савыктыру лагерен, 7 яшьләр үзәген, 3 яшүсмерләр клубын һәм 5 психологик-педагогик ярдәм үзәге бинасын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 16 объектны ремонтлау һәм төзү планлаштырыла. Бу 4 ветеринария берләшмәсе бинасына, 3 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына, 3 «Россельхозцентр» бинасына капиталь ремонт ясау һәм 6 комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү.
Сәламәтлек саклау министрлыгының өч программасы буенча 92 объект төзү һәм ремонтлау каралган. Болар - 33 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт, стационарларның 26 кабул итү-диагностика бүлегенә капиталь ремонт, 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктына капиталь ремонт.
Спорт министрлыгының 36 капиталь ремонт һәм төзелеш объектын үз эченә алган өч программасы бар: 6 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 4 ябык футбол манежы төзелеше, 3 боз аренасы төзелеше һәм 23 спорт учреждениесен ремонтлау.
Мәдәният министрлыгында 17 объектны ремонтлау һәм төзүне үз эченә алган ике программа бар. Бу - 16 авыл мәдәният йортына һәм Чаллы шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау.
Киләсе министрлыкларда һәм ведомстволарда бер программа буенча. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы - 28 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасын ремонтлау, Юстиция министрлыгы – 11 җәмәгать судьялары бинасын ремонтлау, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы - язгы ташу чорында 25 объект буенча суларның, халыкны һәм инфраструктура объектларының тискәре йогынтысын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру, Урман хуҗалыгы министрлыгы - 7 административ бинаны ремонтлау урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары, Архив эше буенча дәүләт комитеты - муниципаль архивларның 2 бинасын ремонтлау, Муниципаль берәмлекләр советы - җирлекләрнең башкарма комитетларының 36 бинасын төзү һәм ремонтлау, Росгвардия идарәсе - ведомство карамагындагы 7 бинаны ремонтлау, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - ведомство карамагындагы 23 бинаны капиталь ремонтлау, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы - 2 бинаны капиталь ремонтлау, ТР Хәрби комиссариаты – хәрби комиссариатларның 32 бинасын капиталь ремонтлау һәм күп функцияле үзәкләрнең 20 бинасын ремонтлау.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы буенча - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 8 программа. Бүгенге көнгә объектлар исемлеге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча - 32 объект, халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча - 93 объект, котельныйлардагы казаннарны алмаштыру программасы буенча - 2 объект, су агызу системаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча - 5 объект, төзекләндерү программасының республика өлеше буенча 2 объект расланган. Урамнарны яктыртуны торгызу, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү программалары һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы формалашу стадиясендә.
Бүгенге көндә 2026 елга планлаштырылган барлык программалар буенча заказчылар тарафыннан сату-алу үткәрү өчен кирәкле барлык документларны әзерләү эше алып барыла.