Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында куәтләрнең һәм чараларның иминлекне тәэмин итүгә әзерлеге мәсьәләсенә багышланган иде. Утырышны комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, синоптиклар фаразлавынча, якындагы ике көндә һава шартларының начараюы көтелә. «Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге утырышта без Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында, шул исәптән һава шартлары начарайган очракта да, халыкның комплекслы иминлеге мәсьәләләре турында тагын бер кат фикер алышачакбыз", - диде ул.
Метеорологик хәлнең үсеш фаразы турында «ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.
Республикада һава шартлары көнбатыш циклонның алгы өлеше тәэсирендә формалаша. Татарстанның көнбатыш өлешендә кар рәвешендә уртача явым-төшем күзәтелә, урыны белән буран һәм көчле җил 15-16 м/с кадәр тизлектә була. Күз күреме 1-2 км га кадәр начарая. Һава температурасы -7-15 градус тәшкил итә. Иртәгә, 4 гыйнварда, һава шартларының начараюы көтелә: буран, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараюы, бозлавык һәм кар көртләре.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү максатыннан Министрлыкта тәүлек буе диспетчерлык хезмәте эше оештырылган (тел.231-14-10), ул авария хәлләрен даими мониторинглый һәм аларны бетерә.
Республикада торак-коммуналь хезмәтләрне 1296 оешма күрсәтә. Алар барысы да өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен кирәкле эш башкардылар, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
Күп фатирлы йортларны һәм социаль өлкә объектларын җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Җылылык бирү чорына кадәр барлык муниципаль берәмлекләр һәм ТКХ оешмалары тарафыннан коммуналь хуҗалык, энергетика, торак йортлар һәм социаль инфраструктура объектларын агымдагы ягу чорына әзерләү эшләре башкарылган. Республикада 7500 социаль-мәдәни объект, 18090 күп фатирлы йорт, шулай ук 3069 котельный әзер. Бүгенге көндә җылы бирү сезоны штат режимында уза.
Агымдагы җылы бирү сезоны башланганнан бирле 2063 авария булган. Шул исәптән бәйрәм көннәрендә Министрлыкның оператив бүлегендә 12 очрак теркәлгән, шуларның 9ы - салкын су белән, 1се - кайнар су белән, 2се җылылык белән тәэмин итү буенча. Бүгенге көндә барлык аварияләр дә бетерелгән.
Республикада авария хәлләрен бетерү һәм аларны булдырмау максатларында материалларның һәм җайланмаларның авария-техник запасы булдырылган. Шулай ук авария-техник запаста гомуми куәте 520 киловатт булган электр энергиясе белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары, 5 яктырту мачтасы һәм 2,5 һәм 3,5 мегаваттлы ике мобиль котельный җайланмасы, шулай ук «КАМАЗ» шассисында «Кран-манипулятор» җайланмасы белән ике берәмлек автотехника бар.
Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларының аварияләрсез эшләвен тәэмин итү максатларында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе күрсәтмәсе белән «Суык» планы расланган. Коммуналь хуҗалыкта авария-торгызу эшләрен башкару өлешендә план чараларын үтәүгә җәлеп ителә торган көчләр һәм чаралар – 5319 кеше, махсус машиналар – 740 бер., экскаваторлар – 156 бер., краннар – 51 бер., бульдозерлар – 46 бер., резерв туклану чыганаклары – 292 берәмлек.
Республика юл-транспорт комплексының катлаулы һава шартларында эшләүгә әзерлеге турында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, федераль һәм төбәк автомобиль юлларын, шул исәптән түләүле автомобиль юлларын карап тоту эшләрен 17 подрядчы оешма башкара.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җәлеп ителгән юл техникасының автотранспорт паркы кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1125 берәмлек махсуслаштырылган юл машинасын тәшкил итә. Ком-тоз катнашмасын һәм техник тозны бүлү өчен 345 катнаш юл машинасы файдаланыла, тиз арада кар чистарту өчен 59 автосамосвал җиһазландырылган.
Автомобиль юлларын кышкы чорда тоту өчен материаллар тулы күләмдә әзерләнгән. Төбәк юллары өчен: 282,9 мең тонна ком, 91,9 мең тонна тоз, 349,9 мең тонна ПСС. Федераль әһәмияттәге автомобиль юллары өчен: 18,2 мең тонна ком, 29,5 мең тонна реагент, 147,7 мең тонна ПСС. Җирле автомобиль юллары өчен: 70,8 мең тонна ком, 16,8 мең тонна тоз, 28,4 мең тонна реагент, 73,6 мең тонна ПСС.
Автомобиль юлларының эксплуатация торышын контрольдә тоту метеостанцияләр ярдәмендә алып барыла. Барлыгы 44 комплекс федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында һәм 39 комплекс төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының терәк челтәрендә эшли. Кышкы чорда әзерлек кысаларында алар барысы да тиешле тикшерү узды.
Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында җаваплы затларның кизү тору графиклары расланды, транспорт инфраструктурасы объектларын саклауны һәм иминлекне тәэмин итү чаралары көчәйтелде. Хокук саклау органнарының һәм коткару хезмәтләренең дежур хезмәтләре белән хезмәттәшлек оештырылган, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда министрлыкның оператив дежур хезмәтенә кичекмәстән мәгълүмат бирү тәэмин ителгән.
2025/2026 елларның кышкы чорында куркыныч метеорологик күренешләр килеп чыкканда оператив җавап бирү өчен Татарстан Республикасында автомобиль яисә тимер юл хәрәкәте бозылуга китерергә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда «Буран» оператив планы төзәтелгән һәм расланган.
Алексей Песошин барлык җаваплы вазыйфаи затларны вәзгыятьне өзлексез мониторингларга, кирәк булган очракта оператив мәгълүматны РСЧС идарә органнарына вакытында җиткерүне тәэмин итәргә өндәде. "Бәйрәм көннәрендә халыкның иминлеген тәэмин итү өчен оештырылган көчләр һәм чаралар төркеменә, кирәк булган очракта, гамәлдәге нормативлар нигезендә кичекмәстән югары дәрәҗәдәге әзерлеккә күчәргә кирәк", - дип ассызыклады ул.
Элегрәк ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартлары аркасында ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш иткән иде. Юлларда вәзгыять начарайган очракта транспорт чараларына чикләүләр кертелергә мөмкин. Әйтик, буран аркасында чикләү чараларын Саратов һәм Самара өлкәләрендә керткәннәр инде.