2026 елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк. Барлыгы 17 млрд сумлык 172 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган. юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары белән барлык килешүләр дә төзелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында түбәндәге проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу - "Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү" федераль проекты, финанслау лимиты 2,5 млрд сум. Аның буенча дәүләт контракты төзелгән.
"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты, аңа 42 объект, шул исәптән парклар һәм скверлар керә. "Торак" федераль проекты буенча объектлар исемлеге формалашу стадиясендә.
"Экологик иминлек" илкүләм проекты буенча "Россия суы" федераль проекты кысаларында Казанның ләм кырлары рекультивацияләнәчәк. Дәүләт контракты төзелгән, агымдагы ел лимиты - 604 млн сум.
"Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты буенча "Сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү" федераль проектына керә торган 5 поликлиниканы ремонтлау планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ике федераль проектка керә торган 30 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу ике мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзү, шулай ук 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау. Барлык 8 объект «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы" федераль проекты буенча 5 китапханә, 3 музей, 6 авыл мәдәният йорты, 2 театр һәм 6 балалар сәнгать мәктәбе төзелде һәм ремонтланачак.
"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты буенча 2026 елда "Балаларга иң яхшысы" федераль проекты кысаларында 36 мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ике объектка капиталь ремонт "Професионалитет" федераль проекты кысаларында каралган. Һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында «Заман» яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырылган. Министр шулай ук дәүләт программалары турында сөйләде. "
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасына быел "Авыл территорияләренең хәзерге йөзе" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 32 объект кергән. Бу 7 муниципалитетта 22 социаль объект төзү һәм ремонтлау. 16 объекттан-тармак мәгарифе буенча, 3 күп функцияле үзәк, 2 мәдәният учреждениесе һәм бер спорт залына капиталь ремонт ясау. Шулай ук Минзәлә шәһәрендәге күп функцияле үзәккә югары тизлекле интернет линияләре төзеләчәк, 6 муниципаль берәмлектә 9 инженерлык инфраструктурасы объекты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.
«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Бизнес-спринт» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары булдыру өчен җайланмалар сатып алыначак.
"Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү" федераль проекты буенча Лениногорск районында модульле йөзү бассейны булдыру өчен җайланмалар сатып алына. Шулай ук Казанда спорт мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау карала.
"Мәдәниятне үстерү" дәүләт программасы буенча Казанның Архангельск зиратында реставрация эшләре планлаштырыла.
Быел Татарстанда 50 республика программасы гамәлгә ашырылачак. Гомуми финанс лимиты - 77 млрд сум. Бу акчаларга 3 меңләп объектны төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла.
50 республика программасының 39ы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре, калган 11е башка норматив актлар белән раслана.
Торак төзелеше өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырылачак. 2026 елга файдалануга торак тапшыру планы - 3 млн 175 мең кв.метр. Муниципаль берәмлекләр буенча 2026 елга план төзелде һәм расланды. Шулардан 1 млн 980 мең кв.м. - шәхси торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 45 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 150 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак. Бу - республиканың 29 районындагы 107 йорт.
Дүрт программа аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Агымдагы елда 641 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр алачак.
2026 елда ятим балалар өчен төзелә торган 57 күп фатирлы йортта 641 торак урын алу каралган. Бүгенгә төзелеш буенча гомуми үтәлеш 32% тәшкил итә.
2026 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 42 муниципаль берәмлек участогы кабул ителә. Программага гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт кертелгән.
Программага шулай ук капиталь ремонт ясау 2027 елга планлаштырылган 644 йортның проект документациясен эшләү дә кертелгән. 6 муниципаль берәмлектә 44 йортта 99 лифтны алыштыру программасы каралган.
Программаны финанслау күләме - 9 млрд 65 млн сум. ТКХ фонды тарафыннан 2026 елда капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган.
Быел "Безнең ишегалды" программасының лимиты 10 млрд сум тәшкил итә. 13 муниципалитетта 561 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән расланган 39 программа буенча мәгълүмат китерде.
Чыгышының азагында Марат Айзатуллин узган бәйрәм көннәрендә булган аварияләр турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының оператив бүлеге тарафыннан 84 очрак теркәлгән, шуларның 46 сы - салкын су белән тәэмин итү, 6 сы - кайнар су белән тәэмин итү, 18 се - җылылык белән тәэмин итү һәм 14 се электр белән тәэмин итү буенча.