Татарстан Президенты һәм Росреестр җитәкчесе республикада Пространство мәгълүматларының илкүләм системасын булдыру турында фикер алыштылар

01.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.

Очрашуда «Пространство мәгълүматларының илкүлм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан 20 сынау төбәге арасына керде, алар территориясендә гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен бердәм цифрлы ПМИС бердәм платформасының беренче сервислары эшләтеп җибәреләчәк.

Олег Скуфинский Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент нәтиҗәләренең дәвамчанлыгын билгеләде. Ул аерым муниципалитетлар территориясендә илнең 4 субъектында, шул исәптән Татарстанда да узды. "Эксперимент нәтиҗәләрен без дәүләт программасын формалаштырганда кулландык. Быел аның процессында ПМИС кысаларында оештырылган сервислар республиканың барлык муниципалитетларына да колачлана", - дип белдерде федераль ведомство башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Росреестр белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәм яңа электрон инновацияләр кертүгә зур игътибар бирә. «Бергәләп без дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә, шул исәптән электрон формада эшне камилләштерәбез. Росреестр хезмәтләре халык арасында иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора. Узган ел без БМР булдыру буенча экспериментны уңышлы гамәлгә ашырдык. Бүген Татарстан яңа стратегик проектны гамәлгә ашыруга актив керешергә әзер һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Олег Скуфинский хәбәр иткәнчә, бүген ЕГРН тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тулыландыру, электрон хезмәттәшлек форматына күчү, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча системалы эш алып барыла. «Бу – пространство мәгълүматлары, күчемсез милек һәм төзелеш өлкәсендә киләчәк үзгәртеп коруларның нигезе», - дип тәмамлады ул.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзәкриев, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Росреестр җитәкчесе урынбасары, ведомствоның санлы трансформация җитәкчесе Елена Мартынова, Росреестр җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.