Татарстан Президенты: Коронавирус инфекциясенә каршы тотрыклы коллектив иммунитетны саклау мөһим

30.07.2022

Республикада коронавирус инфекциясенә каршы тотрыклы коллектив иммунитетны саклау мөһим. Бу бигрәк тә авырулар саны арту фонында актуаль. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул узган атнада республикада коронавирус белән авыручылар санының 8%ка артуына игътибар итте. Шул ук вакытта күмәк иммунитет күрсәткече акрынлап кими бара. Бүгенге көндә Татарстанда ковидтан вакцинаның беренче компоненты 2 млн 591 мең кешегә ясатылган, икенче компонент – 2 млн 464 мең кешегә.

«Безгә республикада тотрыклы коллектив иммунитетны саклау мөһим. Кабат вакцинацияләү буенча эшне активлаштыруыгызны сорыйм. Тынычланырга ярамый, беркая да китмәде бу уавыру. Без чит илләрдә дә, илебездә дә, республикада да авыручылар саны артуын күрәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә Covid-19дан саклануның ике нәтиҗәле формасы бар: вакцинация һәм санитар кагыйдәләрне үтәү. «Медицина учреждениеләре битлек режимын кире кайтардылар инде. Безгә дә киңәшләшергә кирәк булачак. Әлбәттә, җәй көне бу бигрәк тә уңайсыз».  Әгәр дә вәзгыять алга таба да әлеге юнәлештә үссә – мондый чаралар кирәк булачак», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коронавирусны профилактикалау буенча барлык чараларны да катгый үтәргә өндәде. Бигрәк тә ияртү куркынычы зонасында булучыларга – бу өлкәннәргә һәм хроник авырулар белән кешеләргә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.