Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында булды. Маршрут барышында ул вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән район кырларын карап чыкты.
Аксубайда «Волга-Селект» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Татарстан Президенты урып-җыюда катнашучы механизаторлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм алар белән урып-җыю темплары турында фикер алышты. Бүген басуларда 99 комбайн эшли, 30 берәмлек читтән җәлеп ителгән. Ике смена комплектланган. «Бүгенге көндә иң мөһиме – сыйфатлы урып-җыюны оештыру һәм туфракны көзге чәчүгә әзерләү. Терлек азыгы үзәкләрен үстерү буенча эшләргә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Районның игенчелек системасында эре предприятиеләрнең берсе – «Волга-Селект» ҖЧҖнең эретмә төене. Президентка авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен тукландыру һәм корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклау эшләрен башкарганда су әзерләү өчен билгеләнгән стационар комплексны күрсәттеләр. Бөртекле һәм кузаклы культураларда эретмә комплексы ярдәмендә үсемлекләрне саклау чаралары белән 3 тапкыр эшкәртү, карбамид һәм биопрепаратлар белән яфрактан тукландыру үткәрелгән. Көнбагышка – 2 тапкыр, рапска – 4 тапкыр.
Аннары ТР Президентына орлык заводы белән ашлык киптерү комплексы төзелешенең барышын күрсәттеләр. Аны бу елның маенда төзи башлаганнар. Базада бер үк вакытта 7 мең тонна бөртекле культуралар сакланачак. Орлык линиясе сәгатенә 10 тонна җитештерәчәк. Чистарту җиһазларының куәте – сәгатенә 300 тонна, киптерү җиһазлары – сәгатенә 100 тонна. Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре бара, җиһазлар китерелә. Объектны тапшырганда 2024 елда биредә 35 кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла.