ТР Төзелеш министрлыгы: Төзүчеләр 2 млн. кв. метрдан артык торак төзегән, бу – еллык планның 78%тан артыграгы

30.07.2022

Торак төзелеше темплары, социаль-мәдәни объектлар һәм иҗтимагый киңлекләр төзүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, торак төзелеше буенча еллык планның 78%тан артыграгы үтәлгән инде. Төзүчеләр 2 млн. кв. метр торак төзегән, бу узган ел белән чагыштырганда 138,8%. Социаль ипотека программасы кысаларында 150 мең кв. метрның 100е файдалануга тапшырылган, бу 66% тәшкил итә.

ШТТ линиясе буенча еллык күрсәткечләр 87%ка үтәлгән – 10 мең 374 йорт әзер. Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 66% дип бәяләнә. 148 күп фатирлы йортның 83е агымдагы датага тапшырылган, гомуми мәйданы 608 мең квадрат метр.

Гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру турында. Ятим балалар өчен 600 фатирга 423 торак урын буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан аукцион игълан ителгән, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында 177 торак урынга дәүләт контрактлары төзелгән.

22 муниципаль берәмлектә 50 яшь гаилә буенча бүгенге көндә субсидия акчаларын 11 муниципалитеттан 26 гаилә файдаланган, калган 24 яшь гаилә торак базарында фатирлар сайлый.

Дүртенче категория буенча – мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр – 7 сертификатның 6сы рәсмиләштерелгән.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә һәм базарны стимуллаштыруга 2 федераль чара юнәлдерелгән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр башкару 44% тәшкил итә. «Торак» федераль проекты буенча 3 объект гамәлгә ашырыла, аларның әзерлеге 30% дип бәяләнә.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 545 кеше күчерелгән, алар элегрәк 6 мең 288 кв. м мәйданлы 228 фатирны биләгән.

Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында белем бирү объектлары төзелеше дәвам итә. 3 мәктәп, балалар бакчасы һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп проекты буенча төзү-монтаж эшләре 39%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагы буенча 61 объект төзелеше дәвам итә. Аларның күбесе беренчел звенога карый. Алар арасында 52 фельдшер-акушерлык пункты бар, аларның үтәлеше 70% тәшкил итә. Бу атнада Арча, Әтнә һәм Мамадыш районнарында объектлар тәмамланган. 7 объект буенча – 2 поликлиника, 3 РҮХ, 2 гомуми практика табибы офисы – үтәлеш 37% тәшкил итә.

«Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелә торган стационар медицина учреждениеләренең 2 бинасындагы эшләр торышы 87% дип бәяләнә.

Мәдәният учреждениеләре буенча 8 объект төзелә. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 7 объект буенча эшләр 31%ка башкарылган. Чаллыда «Мастеровые» драма театры бинасы төзелеше 90% дип бәяләнә.

Әйләнә-тирәлекне саклау буенча 4 масштаблы федераль чара кысаларында эшләр бара. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 37%ка үтәлгән, ләм кырларын рекультивацияләү – 10%ка, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 37,5%ка, Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту – 9%ка.

Гадәттәгечә, федераль һәм республика чаралары кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш күләме каралган. Бүгенге көндә 65 территория буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 36% тәшкил итә. Программаның беренче объекты – Әтнә районында парк файдалануга тапшырылган.

«Спорт» тармагында республика программалары кысаларында 6 ябык футбол манежы төзелә. Алар буенча эшләр 48%ка башкарылган. Бу атнада универсаль спорт мәйданчыклары һәм блок-модульле чаңгы базалары төзелеше кысаларында объект төзелеп беткән: Казанда Һади Такташ урамында спорт мәйданчыгы тәмамланган.

Шулай ук республика программалары кысаларында 6 балаларны савыктыру лагере (эшләр күләме 55% тәшкил итә), эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» (20%) административ бинасы, 9 башкарма комитет бинасы (69%) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 13 пункт (56%) төзелә.

Төзелә торган объектлар даими рәвештә контроль-күзәтчелек органнары күзлегендә. Ел башыннан бирле тикшерүләрнең иң күбесен – 1063сен  үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз көчләре белән үткәргән. Шул ук чорда 860 тикшерү чарасын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үткәргән. Чаралар йомгаклары буенча ведомство белгечләре тарафыннан 755 мең сумлык 45 карар чыгарылган. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан объектларга хезмәтне саклау законнарын контрольдә тоту максатыннан 469 тапкыр чыккан. 661 бозу очрагы ачыкланган. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, заказчыларга һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Марат Айзатуллин төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүне шәхси контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.