Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю кампаниясе барышын бәяләде

31.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде, ат спорты комплексын һәм яңа шәһәр паркын карады.

«Нурлат сөте» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин урып-җыюның узган атнада башлануын хәбәр итте. Бүгенге көнгә 2700 гектар суктырылган, 10 мең тоннага якын яңа уңыш (арпа һәм көзге бодай) җыеп алынган, уртача уңыш - 42 ц/га, барлыгы 40 мең га мәйданда җыеп аласы бар. Басуларда 100 берәмлектән артык техника: 61 үз комбайны һәм 44 машинаны читтән җәлеп итү планлаштырыла.

Урып-җыю белән бер үк вакытта хуҗалыклар көзге культуралар чәчүгә туфрак әзерләүне дәвам итәләр. Көзге чәчүнең планлы мәйданы – 15 мең га, Барлык орлыклар һәм ашламалар җитәрлек күләмдә бар.

Кече хуҗалыклар үсә. Районда барлыгы 12,1 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Шулай ук быел 12 яңа мини-ферма төзелә.

«Безгә терлекләрнең баш санын саклап калу, санын арттыру мөһим. Сөткә дә игътибар бирергә кирәк. Сөт – ул авыл халкы өчен тотрыклы хезмәт хакы чыганагы. Хуҗалыкларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын ничек арттыру турында уйларга кирәк. Төрле кызыксындыру чаралары кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул АСК секторына инвесторларны активрак җәлеп итәргә, эшкәртү җитештерүләрен үстерергә, азык запасы булдырырга өндәде.

ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Нурлат районы бүген авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингы буенча 27 нче урында тора. Әмма аграрийлар тиздән хәлне төзәтергә ниятли. Районда терлекчелек өлкәсендә берничә проект эшләнә. Өстәвенә, районда сөт сатып алу бәяләре дә кызыктыргыч – килограммы 29 сум.

«Нурлат районы – республикада алдынгыларның берсе. Сезнең резервлар зур. Алардан дөрес итеп файдаланырга кирәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Район башлыгы республика җитәкчелегенә «Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү проектын хуплавы өчен аерым рәхмәт белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар белән аралашты, хезмәт шартлары һәм кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре белән кызыксынды. «Бүген иң киеренке чор. Узган ел бик катлаулы булды. Хәзер уңышны җыеп алу да, терлек азыгы әзерләү дә мөһим. Яхшы эшләр сезгә», - диде ул.

Аннары Президент Нурлат товар җитештерүчеләре: ит эшкәртү һәм сөт эшкәртү җитештерүләре, теплица хуҗалыклары, икмәк салу, умарта, балыкчылык хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсен карады.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Нурлат ат заводының ат-спорт манежында булды. Корылма тренировкалар һәм ат спорты буенча ярышлар уздыру өчен билгеләнгән. Манеж территориясендә 62 һәм 20 метрлы ярышлар кыры, шулай ук 177 урынга исәпләнгән трибуналар бар. Манеждан административ корпуска җылы күчү алып бара, анда тренер, шәфкать туташы бүлмәсе, уку сыйныфы, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Нурлат ат заводында бүген 100гә якын ат исәпләнә.

Эш сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов «Кондырча» ландшафт паркын карады. Яңа шәһәр пространствосы «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты буенча федераль грант кысаларында төзелгән, грант 2020 елда отылган. Паркта җәяүлеләр һәм велоюллар, амфитеатр, барбекю зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук җиһазландырылган пляж оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.