Бүген Татарстанга визиты кысаларында «СИБУР Холдинг» ГАҖ Директорлар советы рәисе, «НОВАТЭК» ГАҖ Идарәсе рәисе Леонид Михельсон Иннополис фән шәһәрчегендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Иннополис – Россиянең ИТ-белгечләр өчен махсус төзелгән беренче шәһәре. Нигездә өч өлештән тора: Иннополис Университеты, мәктәп һәм лицей, шәһәрнең торак һәм социаль инфраструктурасы, шулай ук махсус икътисадый зона. Бүгенге көндә Иннополиста 4 мең 193 кеше яши, ә көн саен эшкә килүчеләрне исәпкә алып, 6 мең 519 кеш. Һәр өченче кеше – ИТ-белгеч яки галим.
А.С. Попов ис. технопаркта Леонид Михельсон «Иннополис» МИЗ үсеше белән танышты. Махсус зонада резидентлар бизнесын уңышлы алып бару һәм аларның проектларын, салым ташламаларын да кертеп, нәтиҗәле үстерү өчен иң уңай шартлар тудырылган. Бүген биредә 323 компания эшли. 30 алдынгы венчур фонды белән партнерлык билгеләнгщн. МИЗ стартаплары үз проектларына 4,3 млрд. сумнан артык венчурлы инвестицияләр җәлеп иткән.
Аннары кунаклар Иннополис университетында булдылар. Югары уку йортында 44 илдән 893 студент укый, 15 илдән 152 фәнни-педагогик хезмәткәр белем бирә. Иннополис университеты цифрлы икътисад өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча таяныч үзәк булып тора.
Шулай ук Иннополис вәкилләре киләчәктә дә инновацион һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү планнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, якын киләчәктә 12 мең кв. метрга югары технологияле җитештерүләр паркын төзү, 4 мең эш урынына исәпләнгән ике яңа технопарк ачу, шулай ук 3,5 мең фатирга исәпләнгән «Ю» торак кварталын төзү планлаштырыла.