Рөстәм Миңнеханов Ибн Халдун Университеты Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

08.11.2022

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ибн Халдун Университеты Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Билал Эрдоган Казанда эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, бүген барлык дәрәҗәләрдә дә багланышлар Россия белән Төркия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне үстерүгә һәрвакыт яхшы этәргеч бирә.

Мондый аралашу һәм элемтәләрне ныгыту – яхшы эшнең нигезе, диде Рөстәм Миңнеханов.

Сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Күчмә уеннарны ачу тантанасында булды, һәм бүген ул Билал Эрдоганга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Күчмә уеннара – тугандаш халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклауда мөһим фактор, уеннар югары дәрәҗәдә оештырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Билал Эрдоганга Казан глобаль яшьләр саммитында – «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасында катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Безнең өчен Казанның ИХО яшьләр башкаласы статусын алуы зур мәртәбә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу – безнең өчен ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, фикер алышу, яшьләрнең социаль, икътисадый һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Рөстәм Миңнеханов шулай ук 15 декабрьдә «Казан – ИХО яшьләр башкаласы» саммитын ябу тантанасының ахыргы этабы булачагын искәртте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ел - безнең ил мөселманнары өчен аеруча әһәмиятле ел. Чөнки Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы киң билгеләп үтелде.

«Илебез Президенты В.В. Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим, анда төрле мөселман илләреннән абруйлы һәм хөрмәтле кешеләр керә. Бу – дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, бизнес һәм дин вәкилләре. Төркия Республикасының ике вәкиле дә бар - парламент депутаты Яшәр Якыш һәм Президент каршындагы Иминлек һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы Исмәгыйл Сафи», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ассызыклаганча, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеге үсешенә зур әһәмият бирелә. Килеп туган хәлләргә карамастан, Татарстанда 10 эре төрек заводы эшләвен дәвам итә.Узган ел товар әйләнеше 2020 елга карата 1,5 тапкырдан артык үсеш күрсәткән. Моннан тыш, быелның беренче яртыеллыгында да үсеш бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Төркия Республикасы компанияләре Татарстанга якынча 2 млрд. доллар инвестиция керткәннәр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшләүче Төркия компанияләрен - «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам», «Тракья Гласс», «Шишеджам» – «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «Колуман» һәм башкаларны атады.

Бүген безнең берничә проектыбыз бар, аларны гамәлгә ашыра башладык, шулай ук Төркия базарында катнашуны үстерү буенча зур планнар бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Төркия югары уку йортлары белән Казан федераль университеты хезмәттәшлек итә (Төркиянең әйдәп баручы дәүләт һәм шәхси университетлары, Истанбул университеты һәм Мәрмәрә университеты, ТОББ университеты һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә).

Билал Эрдоган билгеләп үткәнчә, Төркия делегациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашуга бик шат булды. Бу кызыклы һәм бик әһәмиятле чаралар һәм вакыйгалар иде, дип ассызыклады ул.

Мин, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, милләтара һәм дәүләтара алмашуларның әһәмиятен һәм мөһимлеген аңлыйм, диде ул.

Билал Эрдоган шулай ук уртак тикшеренүләр һәм проектлар буенча хезмәттәшлек итү өчен дөньяның төрле илләрендәге университетлар белән килешүләр төзү эше турында сөйләде. Ул турында Ибн Халдун Университеты сөйләде – бу югары уку йортының киң даирә университет-партнерлары бөтен дөнья буенча таралган.

Әлеге университетка аның халыкара академия үзәгенә әвереләчәге, Төркия һәм башка илләр югары уку йортлары белән үзара файдалы элемтәләр урнаштырачагы хәбәр ителде, дип билгеләп үтте Билал Эрдоган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.