Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе Зинфер Исмәгыйлев белән очрашты

09.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе Зинфер Исмәгыйлев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Зинфер Исмәгыйлев гетероген катализ, нефть химиясе һәм углерод материаллары химиясе, функциональ наноматериаллар һәм сәнәгать экологиясе өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Профессор исәбендә 1,3 меңләп бастырылна язма һәм 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Очрашу кысаларында химия һәм нефть химиясе, сәнәгать экологиясен үстерү, шулай ук фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Белешмә өчен:

РФА Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәге 2015 елда оешкан. Үзәкнең төп бурычлары - күмер чыгару һәм күмерне тирәнтен эшкәртүдән алып, күмер чыгару төбәкләрендә экологик уңайлы яшәү мохите булдыруга кадәр Россия сәнәгатенең күмер һәм углехимия тармакларын фәнни тәэмин итү һәм киләчәктә үстерү. Моннан тыш, үзәк күмер һәм углехимия тармакларын дөнья дәрәҗәсендәге илкүләм технологияләр белән тәэмин итү буенча эш алып бара.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.