Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Сенегалның хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре яхшы

08.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Батиста Тиата Тина белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Илче әфәнде Казанга эш сәфәренә килде (2022 елның 7-9 ноябре). Визит программасында – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Иннополис шәһәрендә, Казан федераль университетында, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгында очрашулар.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә 2022 елның мартында Татарстан делегациясенең республикага визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, Татарстан-Сенегал хезмәттәшлеге быел 60 еллыгын билгеләп үтүче Россия һәм Сенегал арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Татарстан Сенегал белән багланышларны үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов, соңгы вакытта элемтәләр активлашты. Шулай итеп, Татарстан Милли олимпия комитеты президенты һәм Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьяня Ндьяй җитәкчелегендәге делегацияне, шулай ук SIFI компанияләр төркеме генераль директоры Габдеррахман Ндиае әфәнде җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Сенегал – мөселман иле, анда халыкның 95%тан артыгы ислам динендә. Үз чиратында, Татарстан – мөселман дөньясының иң төньяк өлеше.

Татарстан һәм Сенегалның хезмәттәшлекне үстерү һәм тулаем Россия-Сенегал мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләре бар, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук киләсе елда илебездә «Россия-Африка» икенче саммитын үткәрү планлаштырылуын искәртте.

Белешмә өчен:

Соңгы вакытта Татарстан белән Сенегалның гуманитар өлкәдә багланышларының җанлануы күзәтелә – быел җәй Татарстан рәссамнарының 40лап эше Сенегалдагы DAK'Аrt хәзерге Африка сәнгате биенналында тәкъдим ителде, «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында «Бөтендөнья мирасы утравы. Хәсрәт һәм Сент-Луи» күргәзмәсе ачык һавада үздырылды.

Төрле елларда Сенегалга «КАМАЗ» ГАҖ продукциясе китерелде. Машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар өлкәсендә яхшы перспективалар бар.

Сенегал вәкилләре даими рәвештә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында катнашалар. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларына багышланган иде.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм аның институтлары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. 2022 елда Казан Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алды. Ел дәвамында Казанда Халыкара яшьләр чаралары уза. Август азагында Казанда ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.